«Үзең өчен газета һәм журналлар дөньясын ач»: вакытлы матбугат көне (18+)

Яңалыклар яратмаган кеше бар микән ул? Әлбәттә, юктыр. Без барыбыз да кызыксынучан. Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газета һәм журналлар сөйли. 29 апрель көнне 1 нче санлы китапханәдә «Үзең өчен газета һәм журналлар дөньясын ач» дигән вакытлы матбугат көне узды. Укучылар китапханә алдыра торган журнал һәм газеталар белән танышты. «Вакытлы матбугат битләрен ачып» дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем журнал һәм газеталарны ачып карый, үзләрен кызыксындырган сорауларга консультация ала алды. Тәкъдим ителгән материаллар һәр укучыга теләсә кайсы темага кызыксындыручы мәгълүматны табарга мөмкинлек бирде.

Вакытлы матбугат көннәре китапханәгә яңа укучыларны җәлеп итеп кенә калмый, ә тәҗрибәле кулланучыларга китапханәнең мәгълүмат ресурсларында яхшырак ориентлашырга ярдәм итә һәм укучыларның вакытлы матбугат белән кызыксынуын арттыра. 

Поделиться: